2016 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә республикапрограммасы буенча 300 сыер абзарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла, бу 1,2 млрд. сумга төшәчәк.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Күзкәй авылындагы «Ярыш»АХП» ҖЧҖенең җәйге лагеренда тәҗрибәле терлекчеләр эшли.
6 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында«2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү», «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары буенча конкурсларда грантлар алучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасында чәчүлек мәйданнары 2895 мең гектардан да ким булмаска тиеш, бу саннар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү нигезендә беркетелгән.
5 июньдә Әлмәт шәһәрендә Сабан туен бәйрәм итү кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылган.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авылында «Татарстан» агрофирмасы» ҖЧҖ 400 башка исәпләнгән сыер абзары төзи, анда сөт блогы булачак һәм сыерлар бәйдә тотылмаячак.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре сөт җитештерү күләме буенча яңа үрләр яулыйлар.
2016 елның 25 июнендә Скорлупино Утарында (Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылы) «Скорлупино» йомырка фестивале узачак.
2 июньдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Пакистанның дәүләт министры, Пакистанның Сәүдә министрлыгы каршындагы Сәүдәне үстерү идарәсе (TDAP) директоры Шәех Мөхәммәд Мөнир җитәкчелегендәге Ислам Республикасы Пакистан делегациясе белән очрашты.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Үзи авылыннан КФХ башлыгы Геннадий Петрушков ябык грунтта яшелчәләр үстерә.