Урып-җыю кампаниясе - 2016: Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылды

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 28 июленә Татарстанда 356,5 мең гектардан 1107, 2 мең тонна ашлык суктырып алынды, уртача уңдырышлылык 31,1 ц/га тәшкил итә.

695,6 мең тонна көзге бодай, 313,9 мең тонна көзге арыш, 53,6 мең тонна арпа, 38 мең тонна борчак суктырылды.

Актаныш муниципаль районында бөртекле һәм кузаклы культураларның өчтән береннән күбрәге суктырылган – 35% (15,4 мең гектардан 60,1 мең тонна җыелган), Әлки муниципаль районында – 33% (10 мең гектардан 31,3 мең тонна җыелган), Зәй муниципаль районында – 33% (12 мең гектардан 52,2 мең тонна җыелган), Чистай муниципаль районында – 33% (16,1 мең гектардан 47,1 мең тонна җыелган) һәмАпас муниципаль районында – 32% (9,2 мең гектардан 30,1 мең тонна җыелган).

Чәчүлекләрнең уңдырышлылылыгы буенча Зәй, Нурлат һәм Тәтеш муниципаль районнары алда бара, аларда гектардан 40 центнердан артык ашлык алалар, суктырып җыю буенча – Актаныш (60,1 мең тонна)һәм Буа (55,5 мең тонна) муниципаль районнары алдынгылардан санала.

Чистай муниципаль районының “Родник” ҖЧҖендә урып-җыю эшләре югары темплар белән бара, анда бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының 60%тан артыграгы җыелган. Нурлат муниципаль районының “Нурлат сөте” ҖЧҖендә, Чистай муниципаль районының «Сөт иле»-«Чистай» ҖЧҖендә,Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Нигез» ҖЧҖендә һәм «Таң»ҖЧҖендә, Алексеевск районының «Алга» һәм «Родина» күмәк хуҗалыкларында барлык мәйданның 40%тан артыграгы җыелган.

Бөртеклеләр уңдырышлылылыгы буенча иң югары күрсәткечләр Тәтеш муниципаль районының “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖендә (49,0 ц/га), «Содружество» ҖЧҖендә (45,0 ц/га), Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖендә (47,4 ц/га), Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖендә(45,7 ц/га), Алексеевск муниципаль районының «Родина» күмәк хуҗалыгында (43,7 ц/га), Нурлат муниципаль районының «Нурлат сөте» ҖЧҖендә (43,5 ц/га), «Сөләйманов» КФХында (43,0 ц/га), Сарман муниципаль районының «Нуркәй» АФ ҖЧҖендә (43,4 ц/га), «Сарман» АФ ҖЧҖендә (41,2 ц/га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International