«ТатНИИСХ» ФДБФУендә Венгрия галимнәре белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2016 елның 29 июле, җомга

«ТатНИИСХ» ФДБФУендә Венгрия Республикасы делегациясе белән институт галимнәре очрашуы узды. Венгрия ягыннан делегация составында Фертрод ФТИ директоры Клейзер ПалКестхей ФТИ директоры Полгар Жолт һәм башкалар бар.

Очрашуның максаты – импортны алыштыру проблемаларын хәл итү кысаларында җиләк-җимеш культуралары һәм бәрәңге буенча фәнни тикшеренүләр үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышу.

Очрашу барышында чит ил коллегалары алдында «ТатНИИСХ» ФДБФУ галимнәре – фәнни эш буенча директор урынбасары Фәүзия Гыйбадуллина, Үсемлекләрне яклау үзәге җитәкчесе Фәния Җамалиева,җиләк-җимеш культуралары селекциясе лабораториясе мөдире Геннадий Осипов чыгыш ясадылар.

Очрашу йомгаклары буенча яклар арасында хезмәттәшлек итү турында – бәрәңге селекциясе, орлыкчылык һәм бәрәңге үстерү, җиләк-җимеш культуралары селекциясе мәсьәләләре буенча фәнни-техник мәгълүмат алмашу, уртак конференцияләр, күргәзмәләр, семинарлар уздыру, бәрәңге һәм җиләк-җимеш культураларының бүгенге заман таләпләренә туры килә торган, Татарстан Республикасы һәм Венгрия шартларында үстерү өчен яраклы уртак сортларын булдыру турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International