Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренчеНиколай Титов Тәтеш муниципаль районында булды. Ул монда урып-җыюның барышы белән танышу максатында килде.
Николай Титов, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов белән бергә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булдылар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, механизаторлар белән очрашып сөйләштеләр.
«Содружество» ҖЧҖнең көзге бодай кырында тырыш комбайнчыларга бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата премияләргә «Содружество» ҖЧҖ механизаторлары Сергей Филатов һәм Андрей Харитонов ия булдылар, алар һәркайсы «Акрос»комбайнында 750әр тонна ашлык суктырганнар. Районда мондый күрсәткечкә беренче булыпСергей Филатов ирешә.
Район буенча бүгенгә 9,2 мең гектарда (планнан 21%) бөртекле культуралар суктырылган, 37,1 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылык – гектардан уртача 40,3 центнер.