Марат Әхмәтов Татарстанның Баулы һәм Азнакай муниципаль районнарында булды

2016 елның 29 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Баулы һәм Азнакай муниципаль районнарында булды, ул урып-җыюның барышы белән танышты.

Баулы муниципаль районында Марат Әхмәтов, район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән кырлар өстеннән очып узганнан соң, Кызылъяр авылы янындагы тәҗрибә кишәрлегендә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

«Район кырларында барлык агротехник чаралар үтәлгәне күренеп тора, бөртеклеләр яхшы үскән, ­– диде Марат Әхмәтов. – Әмма 15 майдан бирле явымнар булмавы сизелә».

«Баулы районына галимнәрне һәм белгечләрне җибәреп, җирле белгечләр белән бергәләп, сезнең үзегезнең район өчен үсемлекчелекнең яңа системасын эшләргә кирәк», ­– диде министр.

Марат Әхмәтов Татарстанда урып-җыюның барышы белән таныштырды, авыл җирлегендә аренда торагын төзү программасы, азык культуралары чәчү, сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын финанслау турында сөйләде.

Шуннан соң Марат Әхмәтов Азнакай районына юнәлде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә урып-җыю эшләре белән танышты. Аннары “Азнакай” АФ” ҖЧҖнең Сәпәй авылы арпа басуында агропредприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җаваплы хезмәткәрләр белән очрашты. 
Очрашу барышында авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыклар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программалары, алда торган бурычлар турында сөйләде, район игенчеләренең эш шартлары белән кызыксынды, күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.
«Соңгы елларда районда авыл хуҗалыгында гына түгел, ә башка тармакларда да уңай үзгәрешләр күзәтелә, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Без менә бүген шушы матур үзгәрешләрнең шаһите булган җирдә басып торабыз, гектардан 48әр центнер арпа чыга. Азнакайлылар – бердәм халык. Ветеранннар, җитәкчеләр, игенче-терлекчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр халкы – бердәм булып бер йодрыкка төйнәлеп эшлиләр. Матур үзгәрешләрнең нигезе әнә шунда».

Бүгенгә барлыгы 56,3 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш әйбәт: гектарына уртача 32 центнер чыга.

Очрашу ахырында Марат Әхмәтов район игенчеләренә олы рәхмәтен белдерде һәм мул уңыш җыеп алуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International