27 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныңикътисад һәм аграр үзгәртепр корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында булды, анда ул 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Ришат Хәбипов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов Иске Үзи авылында районның иҗ яхшы исәпкә алучысы – Елена Айдова белән очраштылар. Ул участокта 227йорт бар, бүгенге көнгә барлык хуҗалыклардан диярлек мәгълүмат җыелып беткән. Министр урынбасары авыл кешеләренең тормыш шартлары белән, аларның исәкә алучыга карата булган фикерләре белән кызыксынды.
«Авыл хуҗалыгы исәбен алу – ул теге яисә бу мөлкәтне исәпкә алу гына түгел, дип ассызыклады РишатХәбипов. – Ул республикабызның, илебезнең киләчәге өчен зур әһәмияткә ия. Бу кампаниянең нәтиҗәләре авылны саклап калу һәм үстерү, яшь кадрларны авылда калдыру буенча мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәчәк».
Ерепкино авылында министр урынбасары шул авылда яшәүче Зинаида Ярославлевадан статистик мәгълүмат алганда катнашты. Сораштыруны исәпкә алучы Галина Степанова үткәрде.
Очрашу вакытында авылның хәле, кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында сөйләшү булды. РишатХәбипов, Аксубай муниципаль районында авыл хуҗалыгы исәбен алу оешкан төстә бара һәм аңа бик җаваплы карыйлар, дип билгеләп үтте.
Шуннан соң министр урынбасары “Аксу Агро” агрофирмасы кырында уракчылар белән очрашты.
«Бөтен көчне куеп эшли торган вакыт җитте, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Камил Гыйльмановкомбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә. – Нәкъ менә шул чор – барлык күрсәткечләр буенча иң уңай вакыт – уңыш язмышын хәл итә».
Камил Гыйльманов атна йомгаклары буенча иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга – ФәнилМинвәлиевка, Җәүдәт Сафиуллинга һәм Марат Галявовка акчалата премияләр тапшырды.
«Район бөртекле культуралар уңдырышлылыгы буенча республикада иң яхшылардан санала. Шул югары нәтиҗәләр белән котлыйм сезне», – диде Ришат Хәбипов һәм урып-җыюда катнашучыларны эшне шул темпта алып барырга өндәде.