Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Актаныш, Мөслим һәм Минзәлә муниципаль районнарында урып-җыюның барышы белән танышты

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Актаныш, Мөслим һәм Минзәлә муниципаль районнарында урып-җыюның барышы белән танышты.

Актаныш муниципаль районына килгәч, Марат Әхмәтов район башлыгы Фаил Камаев белән бергә Нур Баян ис. ҖЧҖ, «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Саф» ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Нигез» ҖЧҖ хуҗалыклары кырлары өстеннән очып узды.

Аннары министр «Көзге культуралар чәчүне, туфрак эшкәртүне һәм орлык салуны оештыру» темасыназона семинар-киңәшмәсендә катнашты. «Башак» ҖЧҖендә узган әлеге семинарга районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, республиканың 12 районы хуҗалыкларыннан җитәкчеләр һәм агрономнар килде.

Анда көзге чәчүгә сортлар сайлау, орлык материалы һәм туфрак әзерләү мәсьәләләре, туфракны төп эшкәртүгә таләпләр һәм башкалар каралды. Туфракта дымлылыкны саклау технологиясенә аерым игътибар бирелде. Мондый семинарлар Буа, Арча һәм Чистай районнарында да узды. Аларда «Госсорткомиссия» ФДБУ, «Татарстанның элиталды орлыклары» ассоциациясе, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе, «ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре чыгышлар ясадылар.  

«Актаныш районына явымнар иң аз эләкте, шуңа да карамастан кырлар куандыра. Районда игенчелек культурасы югары», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Ул хуҗалыкларда урып-җыюның барышын уңай бәяләде.  

Министр республика буенча урып-җыюның торышы белән дә таныштырды, гомумән алганда, эшләр яхшы бара, әмма тагын да яхшырак эшләп булыр иде, диде ул. Аны кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә комбайннарның кырга соң чыгулары борчый.

«Татарстанның тәүлеккә 200 тоннага кадәр ашлык суктыру мөмкинлеге бара», – дип ассызыклады министр. – Бүгенге семинар алдагы ел уңышын булдыру өчен этәргеч булыр дип ышанам».

Мөслим районында кырлар өстеннән очып узганнан соң, Марат Әхмәтов «Исламов» КФХының арпа кырында «Агромастер» ҖК ҖЧҖендә дымлылыкны саклау технологиясе буенча эшләнгән техника белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Рамил Муллин йөрде.

Хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышындаминистр катнашучыларны Татарстанда урып-җыюның барышы белән таныштырды. Бүгенгә барлык мәйданның биштән бере җыелган, дип хәбәр итте ул.

Министр шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программалары турында сөйләде һәм механизаторларның хезмәт хаклары, эш шартлары белән кызыксынды.

Очрашу ахырында Марат Әхмәтов район игенчеләренә кырлардан мул уңыш җыеп алуларын теләде.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Минзәлә муниципаль районына юнәлде. Анда район башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә кырлар өстеннән очып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International