Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының “Авангард” ҖЧҖ базасында семинар-киңәшмә узды, анда терлекләрне кышлату, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую һәм 2018 ел уңышы өчен орлык материалын саклауга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казан теннис академиясендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кабул итү танатанасы булды.
Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм иттеләр.
Бүген ВДНХ (Мәскәү ш.) территориясендә «Алтын көз-2017» Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды.
2017 елның 27 - 28 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. 2017 елның 4 октябренә 42,9 мең га (планнан 58%) мәйданнан 1693 мең тонна шикәр чөгендере алынды.
Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XIV авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары узды.
Татарстанда 1 млн 475 мең га мәйданнан 5 млн 23 мең тонна ашлык җыйдылар, бу планнан 95 процент тәшкил итә.
2017 елның 30 сентябреннән 1 октябрнә кадәр Казанда Идел буе һәм Урал федераль округларының «Russian Event Awards» вакыйгалар туризмы өлкәсендә милли премия төбәк конкурсы узды.
Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе әзерләүчеләре һәр йорттан уртача 332 кг сөт җыйдылар.