Бүген ВДНХ (Мәскәү ш.) территориясендә «Алтын көз-2017» Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә бар.
Бу чара 19 нчы мәртәбә оештырыла, бүген анда Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, төбәкләр башлыклары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Күргәзмәне ачып, Дмитрий Медведев кунакларны һәм катнашучыларны Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады. Гадәттәгечә, бәйрәм алдыннан премьер тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй” агрофиромасы” ҖЧҖеннән тракторчы-машинист Рамил Сибгатуллин да “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды.
«Алтын көз-2017» күргәзмәсе барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы стендын карады, шулай ук АПКның төбәк ведомстволары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре стендларын экспозицияләрен йөреп чыкты. Дмитрий Медведевка авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эре инвестиция проектларын, авыллар территорияләрен үстерү буенча проектлар, шулай ук АПКда инновацион чишелешләр күрсәтелде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенә һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры башлыгына үзләренең иң яхшы төбәк брендларын күрсәттеләр. Мәртәбәле кунаклар шундый карарга килделәр: Россия авыл хуҗалыгы продукциясенең потенциалы, эчке базарларда гына калмыйча, экспортка да чыгарырлык һәм ул илебезнең «визит карточкаларының” берсе була ала.
Журналистлар белән аралашу барышында Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, «Алтын көз-2017” агросәнәгать форумы үз мәйданчыгына Россиянең 70 төбәгеннән һәм 15 чит илдән 1400 предприятиене җыйды, дип билгеләп үтте.
«Күргәзмә елдан-ел киңәя, проектлар кызыклырак була бара. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион проектларга зур игътибар бирелә. Күргәзмә кысаларында бу мәсьәлә буенча аерым панель дискуссиясе булачак», – диде Александр Ткачев.
Россия авыл хуҗалыгы министры сүзләре буенча, «Алтын көз – 2017» АПК өлкәсендәге бизнес-бергәлекләр вәкилләренә генә түгел, ә гади шәһәр кешеләренә дә кызыклы булачак. Кунакларны илебезнең төрле почмакларыннан килгән күп төрле фермер продуктлары, милли ризыклар, затлы ашамлыклар көтә.
«Мәскәүлеләрнең, шәһәрдән читкә чыкмыйча гына, Россия буйлап гастрономик сәяхәт кылу мөмкинлеге бар», – дип нәтиҗә ясады Александр Ткачев, шәһәр кешеләрен күргәзмәгә чакырып.