Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XIV авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары узды. Ярышларны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Мамадыш һәм Минзәлә шәһәрләрендә узган ярышлар йомгаклары буенча финалга 8 команда чыккан иде. Финал ярышларында барысы 100 кеше катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урында – Саба районы, 2 нче урында – Спас районы һәм 3 нче урында – Кукмара районы командалары.