Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының “Авангард” ҖЧҖ базасында семинар-киңәшмә узды, анда терлекләрне кышлату, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую һәм 2018 ел уңышы өчен орлык материалын саклауга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фикер алышуда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәкимов, район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар Килдеш сөтчелек-товар фермасында эре мөгезле терлекләрне карау һәм ашату шартлары, орлык саклау шартлары, шулай ук машина-трактор паркында техниканы ремонтлауның барышы белән таныштылар.
Аннары киңәшмә Килдеш авылы мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хуҗалыклар җитәкчеләренә 2018 елда рапс чәчүлекләре мәйданын арттырга һәм минераль ашламалар, шикәр чөгендере орлыгы сатып алу мәсьәләсенә игътибар бирергә тәкъдим итте.