«Скорлупино» фестивале «Russian Event Awards» вакыйгалар туризмы өлкәсендә милли премия төбәк конкурсында беренче урынны алды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

2017 елның 30 сентябреннән 1 октябрнә кадәр Казанда Идел буе һәм Урал федераль округларының «Russian Event Awards» вакыйгалар туризмы өлкәсендә милли премия төбәк конкурсы узды. Катнашучыларның проектларын эксперт жюрисы бәяләде, аның составына милли премиянең эксперт советы рәисе, вакыйгалар туризмының Милли ассоциациясе вице-президенты Игорь Каверзин, Казан шәһәре мэриясенең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Живая карта» интернет-басмасының баш мөхәррире Олег Алексеев һәм башкалар кергән иде.

Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе ике проект белән катнашты – «Скорлупино» йомырка фестивале” һәм «SunnyФест» креатив чаналар фестивале”. Жюри эше йомгаклары буенча, төбәк конкурста «Скорлупино» фестивале җиңүче булып танылды. Әлеге проект «Russian Event Awards» вакыйгалар туризмы өлкәсендә милли премия финалында катнашачак, ул 2017 елның 28-29 октябрендә Липецк шәһәрендә узачак. Финалистлар рәтенә «SunnyФест» креатив чаналар фестивале” проекты да керде.

«Конкуренция көчле булды, әмма без яхшы әзерләнгән идек, анализ ясадык. Моннан тыш, безнең командада иң талантлы ярдәмчеләр бар иде, һәм безнең презентация иң истә калырлык булды, барлык экспертлар шулай диделәр», – дип сөйләде «Скорлупино» проекты авторы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International