Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе әзерләүчеләре һәр йорттан уртача 332 кг сөт җыйдылар. Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре сүзләренә караганда, күләме буенча иң күп сөт Алексеевск, Баулы, Балык Бистәсе һәм Мәлки кулланучылар җәмгыятьләрендә җыелган. Бу юнәлештә Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Кама Тамагы, Чирмешән һәм Чистай районнары кооператорлары калыша.
Сөт җыю күрсәткечләрен арттыруга сөтнең сатып алу бәясен күтәрү ярдәм итә, диләр учреждение белгечләре. Бүгенге көндә кулланучылар кооперациясе системасында сөтнең сатып алу бәясе бер литрга уртача 18,1 сум тәшкил итә.