ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан районнарында  алдынгы  комбайнчыларга   бүләкләр  тапшыралар. Буа муниципаль районында  урып-җыю кампаниясендә катнашучыларга  чираттагы  премияләр тапшырдылар.   Акчалата  премияләрне "Авангард" хуҗалыгыннан     Рәфикъ Шакирҗанов,    Ринат Нигъмәтуллин һәм Илдус Насыйбуллин алдылар, "Авангард" агрофирмасыннан Зөлфәт Измайлов һәм Николай Николаев алдылар.

«Яшь  профессионаллар» VI илкүләм чемпионаты  финалы  8 августттан  12 августка кадәр  Көньяк  Сахалинда  узды.

Оператив  белешмәләр буенча 2018 елның 13 августына Татарстанда  уңышны урып-җыю  башланганнан бирле   603,2 мең га  мәйданда  ашлык  суктырылган, бу  барлык чәчү мәйданының 40,6 %ын тәшкил итә.

Тукай  районының  җиде  хуҗалыгыннан  алты  сыер савучы  һәм  тугыз технолог  һөнәри осталыкка  ярыштылар. 


11
август, 2018 ел
шимбә

Шимбә  көнне  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  урып-җыю  эшләрене  барышы  турында  сөйләде.

Сарман районында игенчелекне  биологияләштерүгә  зур  игътибар бирелә.  


10
август, 2018 ел
җомга

Бүген  көннең  икенче  яртысында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй  районында  урып-җыю   эшләренең  барышы белән  танышты. 

2 августтан 7  августка кадәр  Курск өлкәсендә Курс  сугышында Җиңүнең  75  еллыгына  багышланган XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узды.

Кукмара  муниципаль районында  берничә  ел  инде  махсус  программа эшләп килә, ул  печәнгә  базар  бәяләроен  киметүгә юнәлдерелгән.  Шул  максат белән  Кукмара  аграр  көллиятенә  берьеллык  үләннәр өчен  кырлар  бүлеп бирелде.  Кырлардан  җыелган  печән түбәнрәк  бәядән  сатылырга  тиеш.  

Татарстанда яуган яңгырлар муниципаль районнардагы  кыр эшләре барышын  киметтеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International