Сарман районында чираттагы “җидекөнлек” эш йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләделәр

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрьдә Татарстан Республикасы  Сарман муниципаль районында шикәр  чөгендерен җыюда югары күрсәткечләргә  ирешкән  механизаторларны  бүләкләделәр. Соңгы җиде  көн йомгаклары буенча призлы урыннарның өчесе дә “Җәлил”агрофирмасы  хезмәтчәннәрендә.

Акчалата  премияләрне   район  башлыгы Фәрит Хөснуллин,   районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы   Илнур Салихов тапшырдылар.

Премияләрне Айрат Хаҗиев һәм  Илсур Илясов, Рүзил Сафин һәм  Рафаэль Мәрданов, Илнур Вәлиев һәм  Фикърать Вәлиев экипажлары алды. Чөгендер төяүчеләр арасында беренче урында – “Сарман” агрофирмасыннан  Ринат Илдарханов. Икенче урында  – «Нөркәй” агрофирмасыннан Илфат Йосыпов, өченче урында – “Җәлил” агрофирмасыннан Дамир Моратов.

Акчалата сертификатлар алдынгы агрономнарга да  бирелде. Беренче урын “Сарман” агрофирмасыннан  Рамил Шакирҗановка бирелде. Икенче  урында  – «Нөркәй” агрофирмасыннан агроном   Рөстәм Исмәгыйлев, өченче урында – “Җәлил” агрофирмасыннан агроном Гөлнара Гарифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International