ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы  Фәрит Хөснуллин, районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов, кырларга  чыгып, икенче “җидекөнлек” ярышларда  җиңүчеләрне бүләкләделәр, бу  ярыш  уракта  катнашучылар арасында  игълан  ителгән иде.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яңгырлар  булу  сәбәпле,   Алексеевск  муниципаль    районында урып-җыю  эшләре әзрәк  тоткарланып  алды. Әмма  район  элеваторында, киресенчә, кызу  эш башланды.  Биредә эшләүчеләр  республиканың  дүрт  районнынан  килә  торган  ашлыкны чистарталар, киптерәләр.

Биш көнлек  хезмәт ярышлары  йомгаклары  буенча «Вәлиев Ф.Р.»  КФХыннан   Михаил Козырев комбайнчылар  арасында    алдынгы булып  чыкты.   Яңа  Чишмә  муниципаль районы  башлыгы    Вячеслав Козлов  аңа  тиешле  премияне  тапшырды.  

Оператив белешмәләр буенча,  9 августка  Татарстанда   быелгы  уңыш  ашлыгы   478,3 мең га мәйданда  җыелган, бу  барлык  чәчүлек  мәйданының   32,2 %ын  тәшкил итә.  

Әгерҗе муниципаль районының  «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖ хезмәтчәннәренә   20 мең  гектар мәйданда быелгы  ел  уңышын җыярга  кирәк. 


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш  сәфәре белән Мамадыш муниципаль районында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай һәм Алексеевск муниципаль районнарында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты.

8 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  7 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.  

Бүгенге семинар кысаларында киләчәктә Актанышта лимонад ясау линиясен булдырып, аны кулланылышка тапшыру идеясе яңгырады. Әлеге тәкъдим район җитәкчелеге тарафыннан да яклау тапты.

Түбән Кама муниципаль районында    комбайнчыларга  күчмә кубок тапшыру  старт алды.   Күчмә бүләкне һәм акчалата  призны   7 августта «Түбән Кама” агрофирмасыннан   Алексей Калеев алды. Ул    1107 тонна  ашлык  суктырган.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International