Шимбә көнне Казанда, Чаллыда, Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселыгында авыл хуҗалыгы һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
2018 елның 6 октябрендә республикада гадәттәгечә оешкан төстә агач утырту көне уды. Бу чара кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Саба районында һәм Саба урман хуҗалыгында булдылар.
2018 елның 5 - 10 октябрендә Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан ТР Фәннәр академиясе академигы Марсель Таһиров җитәкчелегендәге делегация Кытай Халык Республикасы Цзилинь провинциясенең Байчен авыл хуҗалыгы академиясендә һәм Терлекчелек институтында булды.
2018 елның 13 октябрендә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек әйберләре сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәүлеклек уртача сөт савымы һәм аны сату буенча топ-10 төбәкне игълан итте. Татарстан Россия төбәкләре арасына тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча алда бара.
11 октябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова «Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКга дәүләт ярдәме: проблемалар һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 11 октябренә Татарстанда 24,6 мең га мәйданд көнбагыш җыелган, бу планнан 20 процент тәшкил итә. Әлеге культура уңышы республиканың 24 муниципаль районында җыела. Республика буенча көнбагыш мәйданы 124 мең га тәшкил итә.
10 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә Россиянең XXнче «Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмә аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Күргәзмә 4 көн буена - 10-13 октябрь көннәрендә барачак.
2018 елның 10-13 октябрендә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе узачак, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан АПК делегациясе катнаша.
Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары түбәндәгечә булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала