Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында булып кайттылар

2018 елның 12 октябре, җомга

2018  елның 6 октябрендә республикада  гадәттәгечә  оешкан төстә  агач утырту көне уды. Бу  чара  кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Саба  районында һәм  Саба урман  хуҗалыгында булдылар.

Район белән  танышыу Үзәк парктан  башланды. Парк төрле яшьтәге кешеләр  өчен. Биредә Россиянең төрле төбәкләренннән кайтарылып үстерелә торган    чәчәкләрне,  үсемлекләрне күреп  гаҗәпләнәсең.   Иң мөһиме  – монда беркем дә битараф  калмый, һәркем үзенә кызыклы нәрсәне   таба.

Саба  урман  хуҗалыгы буйлап   экскурсияне республиканың баш урманчысы,  Саба    урман хуҗалыгы директоры  Васил Гыйззәтуллин үткәрде. Министрлык белгечләре агач эшкәртү   комплексында, янгшын сүндерү-химия станциясендә, урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, биотехнологияләр лабораториясендә,    Саба урман хуҗалыгы музеенда, Кыңгыраулар музеенда булдылар.

Аннары   экскурсия  дендрологик бакчада дәвам итте. Ул гамәлдә булган  10 ел эчендә  дендрологик бакча чын мәгънәсендә “оҗмах бакчасына” әверелгән.  Ул үзенең матурлыгы һәм төрлелеге белән шаккаттыра.

Саба урман хуҗалыгы җитәкчелеге  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мемориаль аллеясын салу мөмкинлеген бирде. Моннан соң 4  еллык чыршылар биредә ведомство хезмәткәрләренең  булуын искә төшереп  торачак.

Урман музеен караганнан соң, Министрлык белгечләре  урман хуҗалыгы белгечләре белән бергәләп   легендар урманчы, Саба  урман  хуҗалыгы директоры  (1962-1990 еллар) Нургали Миңнехан улы  Миңнехан һәйкәленә  чәчәкләр куйдылар.

Бу  сәфәр бик уңышлы, кызык һәм истә калырлык булды. Истәлеккә  агач  эшкәртү комплексы цехында  эшләүче осталар кулы белән ясалган сувенирлар сатып алдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Саба урман хуҗалыгы җитәкчелегенә җылы каршы алулары  һәм кызыклы эксскурсияләр оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм Саба районының барлык халкына районны алга таба танытуда уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International