2018 елның 5 - 10 октябрендә Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан ТР Фәннәр академиясе академигы Марсель Таһиров җитәкчелегендәге делегация Кытай Халык Республикасы Цзилинь провинциясенең Байчен авыл хуҗалыгы академиясендә һәм Терлекчелек институтында булды. Делегация составына баш фәнни хезмәткәр, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Сергей Пономарев, биология фәннәре докторы, профессор Мира Пономарева кергән иде.
Эш сәфәре барышында Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты делегациясе әгъзалары селекция тикшеренүләре юнәлешләре белән таныштылар, ел дәвамында эшли торган теплица комплексында булдылар, Кытай фәнни учреждениеләренең тәҗрибә кырларын һәм фермаларын карадылар. Кырларны карап чыкканнан соң, Байчен академиясендә ике илнең галимнәре катнашында фәнни конференция узды, анда Марсель Таһиров, Мира Пономарева һәм Сергей Пономарев нотыклар белән чыктылар. .
Татарстан һәм Кытай галимнәре арасында фәнни хезмәттәшлек 2015 елда башланган иде. Узган ел Байчен авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе президенты Changzhong Ren җитәкчелегендәге Кытай делегациясе Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына килеп, аның эш юнәлешләре белән танышты. Сәфәр вакытында яклар бөртекле культуралар селекциясе һәм биотехнологияләр өлкәсендә ике фәнни учреждение арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында килештеләр.
Сәфәр нәтиҗәсе буларак, алар көзге арыш һәм тритикале буенча селекция материаллары белән алмаштылар. Очрашу йомгаклары буенча шулай ук Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән Байчен авыл хуҗалыгы академиясе һәм Байчен терлекчелек институты арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында шартнамә төзелде.