2018 елның 26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла.
Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары түбәндәгечә булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала:
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш:
– «Иң яхшы инженер-механик»;
– «Иң яхшы агроном»;
– «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»;
– «Иң яхшы механизатор»;
– «Иң яхшы ветеринария табибы»;
– «Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор»;
– «Иң яхшы зоотехник»;
– «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».
Быелгы конкурста яңа номинация – Терлекләр ишәйтү технологы (эре мөгезле терлекләрне яслма рлыкландыру операторы) кертелә.
Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр (1 нче урыннарны алучылар шулай ук чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачаклар). Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.
Конкурста катнашу өчен 2018 елның 22 октябренә кадәр https://ais.fadm.gov.ru/event/16683 сайтында гариза тутырып җибәрергә кирәк.
Шуңа игътибар итегез: узган еллардагы Конкурсларда җиңеп, Германиягә халыкара стажировка отучылар конкурста кабат катнаша алмыйлар.
Оештыру комитетының элемтә өчен телефоннары: 8 (843) 2 21-75-97, 8 (906) 3 -25-90-48