Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2018 елның 13 октябре, шимбә

Шимбә  көнне  Казанда, Чаллыда,   Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселыгында  авыл  хуҗалыгы һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды.  Ярминкәләргә продуктларны  һәм  товарларны  республиканың  муниципаль    районнарыннан авыл  хуҗалыгы  продукциясе җитештерүчеләре, шулай  ук  АПК предприятиеләреннән  китерделәр.  Казан шәһәре  ярминкәләренә барлыгы  35,2 млн. сумлык  продукция китерелде,  товар белән   443 машина килде.

Казан авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә 147 тоннага  якын бәрәңге,   78,6 тонналап  яшелчә, 25 тоннага  якын  сыер  ите,  6,6 тонна  дуңгыз  ите,  14 тонна кош  ите,  159,3 тоннадан  артык  ашлык, 48 тонна шикәр  комы, 15 тонна  үлчәүле  сөт  китерелде.    Авыл  хуҗалыгы  продукциясе җитештерүчеләре  шулай  ук казылык әйберләре,  йомырка,  ярмалар, макарон  әйберләре,   он, бал,  ак май, көнбагыш  мае, сырлар,  икмәк, балык  һәм  башка  алып  килделәр.

“Казан” агросәнәгать паркы  базасында  (Аграрный ур., 2) гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсе һәм ТР Мәгариф Министрлыгы  белән ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  катнашында  оештырылган  Татарстан  мәгариф  оешмалары вәкилләренең  ярминкәсе  дә  узды. 

Узган  еллардагы  кебек,  һәр  муниципаль  район көллиятләр  һәм техникумнар белән, шулай  ук  мәктәпләр һәм өстәмә  белем  бирү   учреждениеләре  белән бергә  үзләренең   экспозиция  мәйданчыгын  оештырды. Быел  чарада  Татарстанның  барлык   43 муниципаль районы, шулай  ук  Казан  һәм Чаллы  шәһәрләре    катнашты.   Барысы   400дән  артык  гомуми белем  бирү  мәктәбе һәм   60тан артык  һөнәри белем  бирү  оешмалары  вәкилләре  килгән иде.    

Ярминкәгә  барысы   2,2 мең  данә  пешкән камыр  ризыклары,  35,7 тонна  бөртекле  ашлык,   1928 банка  консервланган   продукция, 1147 кг бал, 1375 л сөт продукциясе,  2970 кг ит, 119,6 тонна  яшелчә, җиләк-җимеш  продукциясе, 3,2 мең данә йомырка, шулай  ук  агачтан,  металлдан эшләнгән, тегелгән  бик  күп әйберләр китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International