2018 елның 10-13 октябрендә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе узачак, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан АПК делегациясе катнаша.
Агросәнәгать комплексы күргәзмәсенә Татарстаннан «Майский» ТК, Татпотребсоюз, "Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе" ДБУ, «Биопрепаратлар» ФҖИ ҖЧҖ, «Bionovatic» ГК, «Ак Барс» ХК ААҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «АГРОКӨЧ» АҖ, «Татарстан» АХП, «Агропродукт» ҖЧҖ һәм башкалар бара.
Күргәзмә үзенең 20 еллыгына АПКның барлык белгечләре: эре холдинг структуралары вәкилләре, бәйсез төбәк предприятиеләре, кече фермер хуҗалыклары өчен аңлаешлы һәм җайлы оптималь структура эшләде. «Алтын көз» мәйданчыгында иң мөһим һәм кызыклы чаралар узачак: инновацион эшләнмәләрне сынауларбулачак, агробизнеста кулланыла торган заманча технологияләр, уникаль региональ продуктлар брендлары күрсәтелә. Юбилей күргәзмәсендә партнер буларак Япония катнаша.
«Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе – Россия агросәнәгать комплексындагы төп вакыйгаларның берсе. Ул үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре казанышларының зур күләмле экспозициясен һәм актуаль эшлекле программаны берләштерә, аның кысаларында тармак үсеше перспективалары турында фикер алышулар оештырыла. Моннан тыш, мәскәүлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен ул күркәм бәйрәм дә. Милли мәдәниятләр фестивале аңа бәйрәм төсмерен тагын да арттыра.
Быел күргәзмәнең барлык бүлекләрендә Россия агробизнесының экспорт мөмкинлекләрен күрсәтүгә аерым игътибар биреләчәк. Быел үз көчебезне күрсәтү һәм яңа партнерлар белән хезмәттәшлек итү өчен дә мөмкинлекләр күбрәк булачак.
Күргәзмәне ачу тантанасы 10 октябрьдә 12.00 сәгатьтә башлана. Чарадан турыдан-туры трансляция Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында: ttp://mcx.ru/ барачак.
Исегезгә төшерәбез: 2017 елда экспозициянең гомуми мәйданы 30 000 кв. метрдан артыграк булган иде. Күргәзмәдә Россиянең 68 төбәгеннән предприятиеләр, 15 илдән вәкилләр, Россия һәм чит илләрнең мәгълүмат чараларыннан 800ләп вәкил катнашты. 4 көн эчендә павильоннардагы экспозицияләрне 110 меңләп кеше карады һәм 200 меңләп кеше – ачык һавада. 100дән артык чит ил сатып алучысы безнең җитештерүчеләр белән 185 очрашу уздырдылар, нәтиҗәдә продукция алыш-биреше турында 3 млрд. сумга килешүләр төзелде.
Күргәзмәнең рәсми сайты: www.goldenautumn.moscow