Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәүлеклек уртача сөт савымы һәм аны сату буенча топ-10 төбәкне игълан итте. Татарстан Россия төбәкләре арасына тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча алда бара.
Республикада тәүлеккә 3,3 мең тонна сөт савыла. Чагыштыру өчен - Краснодар краенда - 2,6 мең тонна, Воронеж өлкәсендә - 1,8 мең тонна, Киров өлкәсендә - 1,6 мең тонна, Ленинград өлкәсендә - 1,6 мең тонна, Свердловск өлкәсендә -1,5 мең тонна, Белгород — 1,4 мең тонна, Новосибирск һәм Мәскәү өлкәләрендә - 1,4 мең тонна, Удмуртия Республикасында - 1,5 мең тонна.
Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеккә 42,3 мең тонна сөт сатылган, бу узган елның шушы чорына краганда 4,0%ка күбрәк (2017 елда – 40,7 мең тонна), дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.