Шимбә көнне, 29 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында бакчалыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, Краснодар краенда «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең коммерция директоры Владимир Крючков, «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең агроном-консультанты Алексей Мальцев, «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Казан дәүләт аграр университеты галимнәре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
«Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясенең еллык хисап конференцияче узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Атчылык һәм ат спорты федерациясенең башкарма директоры Светлана Каппушева, шулай ук әйдәүче предприятиеләрнең вәкилләре, ат тотучылар, бизнесменнар һәм ат спортын яратучылар катнашты.
Бүген Бөгелмә районында яшәүче Альбина Кожеватова үз хуҗалыгында 100 баш дуңгыз асрый. Кожеватованың дуңгызчылык белән шөгыльләнүе беренче ел гына түгел инде – аңа үз эше профессиональ дәрәҗәдә ошый, дип хәбәр итә “Бөгелмә газетасы”.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының утырышлар залында РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан комитеты 2016 – 2018 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүен гамәлгә ашыру йомгаклары буенча чираттагы пленумын уздырды. Аны РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәрида Гарифуллина алып барды.
Татарстан Республикасында Кеше хоуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС) кешеләрнең шикаятьләрен оператив хәл итүче Татарстан министрлыклары рейтингын төзеделәр.
Бүген Алабуга муниципаль районының «ТПК МТЗ – Татарстан» ҖЧҖ базасында «Техниканы 1019 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерлык конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте 2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасына "Россия Федерациясендә шикәр чөгендере селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү" ярдәмче программасын кертте, аның буенча тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты.
Биектау муниципаль районында хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм ветеринария табиблары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча укулар узды.
Татарстан йомырка җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында алдынгылар рәтенә керде. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «Татар-информ» МА хәбәр итте.