Татарстанда 11 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов,шулай ук муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм инвестор-компанияләр җитәкчеләре катнаша.
Актаныш муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар.
«Гарант» укыту-курс комбинаты ҖЧҖ базасында «Аl» категорияле үзйөрешле машиналарны йөртүгә рөхсәт бирү буенча имтихан узды.
11 декабрьдә Арча муниципаль районында «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.
Менделеевск муниципаль районында 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинарда яңа Nova-340 ашлык җыю комбайнын күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Яңа эшли башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү”гә грант бирү өчен сайлап алу конкурсын дәвам итә.
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында («ТИПКА»да) «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларының гомуми хисап җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, Россия Федерациясе селекционерлары һәм орлыкчылары милли берлегенең генераль директоры Анатолий Михилев, «Кубань» ККЗ кооперативы рәисе Владимир Короткин, Палехский орлыкчылык станциясе генераль директоры Тимур Сәидов, шулай ук ТатНИИСХ селекционерлары, орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты район һөнәр берлекләре комитетларының һәм башлангыч һөнәр берлекләре комитетларының рәисләре һәм бухгалтерлары өчен «Һөнәр берлекләре оешмаларында бухгалтерлык һәм салым исәбе үзенчәлекләре» темасынна семинар уздырды.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ балалар өчен «Мин терлекчеләр династиясеннән» конкурсына гаризалар алуны төгәлләде. Конкурста катнашу өчен «Терлекчелектә минем туганнарымның эше» темасына сәнгать эшләре (рәсем, кул эшләнмәләре) тапшырырга кирәк иде.
Елның кайбер авырлыкларына да карамастан, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме күпкә төшмәде. Бу - АПКның төрле юнәлешләренә җитди инвестицияләр кертү нәтиҗәсе. Бу хакта шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.