ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә  Эксперт эшче  төркем тарафыннан  2025  елга  кадәр  Россия  Федерациясендә Ат үрчетү  стратегиясе проекты эшләнде.    Проект үзебезнең  атчылыкны  үстерү мәсьәләләрен системалы  хәл итүне,  аның ресурслар  һәм  финанс  белән  белән  тәэмин  ителешен  күздә  тота.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра,  конкурс  5 – 11 сыйныф  укучылары арасында   өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:

15-17 мартта  Казанда  Татарстан  Республикасының  Аграр яшьләр  берәшмәсе Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы   белән берлектә      «2014-2020 елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре» ярдәмче  программасын  гамәлгә ашыру кысаларында    Яшь эшкуар (яңа  эш башлаучы  фермер) мәктәбендә     укулар  узды.  

Фидакарь хезмәт итеп танылган  шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм  мактаулы  хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары  турындагы “Безнең рубрика”ның  бүгенге  герое  -  Абдрахманова Равия Нуретдин кызы,  ул  40 еллап  Спас муниципаль районының  Ким авылында  сыер савучы  булып  эшли. Аның  әбисе дә, әнисе дә  сыер савучы булып  эшләгәннәр.  


16
март, 2019 ел
шимбә

Чара Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел  ачу  комплексында узды, анда  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов,      Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары,  «Милли Шура» Бөтендөнья татар конгрессы  рәисе  Васил Шәйхразиев, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, республика министрлыклары  һәм      ведомстволары  вәкилләре  катнашты.   

Яңа  уңыш  өчен    минераль ашламаларны  туплауның  барышы  һәм  алдагы  язгы  кыр  эшләрен  финанслау  турында  тбүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  


15
март, 2019 ел
җомга

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узды.    

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы вице-премьеры  Васил Шәйхразиев  14 мартта    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  үзенең Татарстан дәүләт телләре турындагы  законнарның  үтәлеше турындагы нотыгы  кысаларында  әйтте.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эш  башлаучы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерүгә грантлар  бирү өчен  конкурс    игълан  итә.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Министрлыкта  "VIII Бөтенроссия татар  авылларыннан эшкуарлар  җыены" делегатлары  белән очрашу  узды.   Кунакларны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов каршылады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International