Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең «Механизация институты» базасында бу көннәрдә республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау эшләрен башкару мәсьәләләре буенча узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге” ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе” ФДБУ директоры Мөстәкыйм Маметов һәм Татагрохим ААҖ системасы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
22 гыйнварда Министрлыкта Россельхознадзорның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россельхознадзор җитәкчесенең Россия Федерациясе буенча урынбасары Николай Власов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар катнашты.
Бүгенге көндә республика аграрийлары язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып баралар. Узган елгы эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм өстәмә рәвештә чәчүлек мәйданнарының структурасы төгәлләштерелә.
2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” Федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров сөйләде.
Актаныш районында шушы көннәрдә алдынгыларны билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган слет узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук район предприятиеләренең һәм оешмаларының алдынгы вәкилләре, авыл хуҗалыгының, эшкәртү сәнәгатенең, мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, спорт, социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тарафыннан соңгы 5 елда 46 сорт чыгарылган, шулардан 24е Дәүләт реестрына кертелгән, 22се - дәүләт сорт сынаулары уза. «Безнең сортлар соңгы 10 елда республика чәчүлекләренең яртысыннан артыгын тәшкил итә, Россиядә - 1,7 млн. га. Россиядә чәчүлек мәйданнары буенча безнең сортларның лидерлар унлыгына “Казанский 560” көзге бодай, “Радонь һәм Тантана” көзге арыш, арпаның “Раушан” сортлары керә», - диде Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе.
Авыл хуҗалыгы җирләренең һәм көзге культураларның, шулай ук күпьеллык үләннәрнең кышкы торышына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә.
Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр турында шимбә көнне республиканың барлык муниципалитетлары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеоконференциядә Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров сөйләде.