Марат Әхмәтов: көзге-кышкы чорда адңагы сезонга әзерләнү буенча җитди эш башкарылды

2019 елның 16 марты, шимбә

Яңа  уңыш  өчен    минераль ашламаларны  туплауның  барышы  һәм  алдагы  язгы  кыр  эшләрен  финанслау  турында  тбүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин катрнашты. 

Марат  Әхмәтов уңыш  язмышының  финанс белән  тәэмин ителүгә бәйле  булуын  билгеләп  үтте.    Ихтыяҗларның  күп өлеше  заем акчалары  исәбенә  каплана.     Республикада  кыска сроклы  ташламалы (5%)  кредитлау буенча субсидияләр лимиты  11  млрд. сумнан  артык  кредит алырга  мөмкинлек  бирә.   Бүгенгә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан   8,5 млрд сумга  85 заявка  хупланды  -  бу  теләк  белдерелгән 9,6 млрд сумлык 118   кредитның    90%ын  тәшкил  итә.

Язгы  кыр  эшләре  башланганчы  субсидия  төрле  статьялар буенча  бюджеттан  6 млрд сум  акча җибәрелә.   Шулардан     2,8 млрд сумы  алынды  инде.  Әмма   министр бюджет акчаларын  тотуның  бик  актив булмавын билгеләп үтте.  Мәсәлән, бүгенгә  максатчан  күрсәткечләргә  ирешү    статьясы  буенча    103 млн. сумга  документлар  керде, ягъни   лимитның 17%ы. Ашламалар  сатып  алуга    1,5 млрд сумнан яртыдан  киме тотылган  -   623 млн сум.

Мул  уңыш  алуның  тагын  бер  мөһим  ягы  -   минераль ашламалар  туплау,  диде Марат  Әхмәтов.  Быел  уңыш  өчен   бер   кимендә  70 кг  ашлама кертү  карала.   Бүгенгә республикада    93,5 мең  тонна, ягъни бер  гектарга       32,5 кг тупланган,  бу  -  планнан   46%.

Ашлама бүгенгә  иң күп күләмдә    Зәй (70 кг), Тәтеш (65 кг), Сарман (60 кг),      Саба һәм Әтнә (58)  районнарында тупланган.    40 кг-нан  артык  - Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим һәм Буа районнарында  тупланган. Шул ук  вакытта, чәчүгә бер  айлап  вакыт калуга  да  карамастан,    кайбер  районнарда  20 кг  да  тупланмаган  районнар бар,  болар:     Әгерҗе,  Чирмешән, Апас, Кама Тамагы һәм башка районнар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International