Хезмәт кешеләре: Спас районыннан Татарстанның атказанган терлекчесе

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Фидакарь хезмәт итеп танылган  шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм  мактаулы  хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары  турындагы “Безнең рубрика”ның  бүгенге  герое  -  Абдрахманова Равия Нуретдин кызы,  ул  40 еллап  Спас муниципаль районының  Ким авылында  сыер савучы  булып  эшли. Аның  әбисе дә, әнисе дә  сыер савучы булып  эшләгәннәр.  

«Әнием 31  ел  фермада  эшләде. Кечкенәдән  аның  белән бергә фермага  йөри идем.  Җәйге  каникул вакытларында  аңа  нык булыша идем.  Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, башка җиргә китү турындагы уй башыма да кереп карамады. Без гаиләдә алты бала тәрбияләнеп үстек. Дүрт кыз һәм ике малай. Кыз туганнарымның барысы да пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшләде», – дип сөйли  Равия апа.  

Гаиләдәгеләрнең барысы да – ире, өч балалары, кияүләре, килене дә – терлекчелектә эшли. Ир-атлар тракторда, фермада эшләсә, хатын-кызлар сыер сава.

 “Шәһәргә   китмәгәнегезгә  үкенеч юкмы?”- дигән сорауга  Равия апа елмая  гына.  “Юк, бернинди дә үкенеч юк, чөнки китәсем килмәде. Шул сыерлар янына барыр өчен, кычкырып елый идем. Кечкенәдән үк менә шулай нык яраттым. Хуҗалыкта да гел дүртәр сыер, ат тоттык.  Казлар, үрдәкләр, бройлерлар, чебеш-тавыклар, цесаркалар да асрыйбыз. Олы кызымның   да хуҗалыгы  шулай зур. Балалардан  да  шәһәргә  китәргә  теләкләре  булу  турында  ишетмәдем дә. Маллар яратуым балаларга гына түгел, оныкларга да күчкән, ахры. Улымның 15 яшьлек кызы   сыер савучы булырга  тели», – дип сөйли Равия Абдрахманова.

  Маллар белән  эшләү өчен  нинди  сыйфатлар булырга  тиеш дигән сорауга  ул  болай  ди:  “Эшне яратырга кирәк. Хәзерге хезмәт күпкә җиңелрәк.   Элек  бөтен  эшне кулдан  башкара  идек, эш, чыннан да,  бик  авыр  иде.  Аркага  капчыклар  салып, фураж да  ташыдык,  урамда  да  эшләдек, сыер асларын да  үзебез чистарта  идек, сыерларны  да  кулдан  сава идек.    Эше авыр иде, ләкин зарланмадык,  барыбер эшлисе килеп эшләдек».

Равия апа фермада 50 сыер сава. Хәзерге вакытта аларның бригадасы тәүлегенә 2,5 тонна сөт савып ала. Хезмәт хакларыннан да канәгать. Үзенең  тормышыннан да  канәгать ул, ире  Мәхмүт абый  белән    38 ел  матур  гомер итәләр, 8 оныкны  да  үстерешергә  булышалар.

 Шушы көннәрдә Равия Абдрахмановага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Әлеге шатлыгы белән уртаклашып: “Бу исемне алу – минем хыялым иде, тик күптән көтсәм дә, вакыты килеп җиткәч, һич уйламаганда булды кебек. Бу хәбәрне алгач, сөенечемнән утырып еладым. Яраткан эшемнең мондый нәтиҗәсен күрү – бик зур бәхет, әлбәттә. Ә эшемне чыннан да яратам», - диде  Равия апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International