Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Ат үрчетү стратегиясе проекты буенча тәкъдимнәр кабул итә

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә  Эксперт эшче  төркем тарафыннан  2025  елга  кадәр  Россия  Федерациясендә Ат үрчетү  стратегиясе проекты эшләнде.    Проект үзебезнең  атчылыкны  үстерү мәсьәләләрен системалы  хәл итүне,  аның ресурслар  һәм  финанс  белән  белән  тәэмин  ителешен  күздә  тота.

Россия  атчылыгы  алдында  аны тотрыклы үстерү, үзебезнең илдә  үрчетелә  торган  атлар  токымнарының  генофондын  саклап калу  һәм  камилләштерү,  эчке һәм тышкы  базарларда  аларның  конкуренциягә  сәләтен  арттыру  буенча  стратегик  максат  тора.    Бу  бурычны  хәл  итү  өчен  ат заводларының  һәм ипподромнарның  җитештерү  инфраструктурасын  үстерү, атчылыкны финанс  ягыннан  тәэмин  итү,  шулай  ук  югары  сыйфатлы  үзебезнең  токымлы  атларны  булдыру  исәбенә  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүнең  тотрыклы  үсешен  булдыру  өчен  эшләр  башкарылачак.  

Стратегиянең  төп   максатларыннан   берсе   - илдәге  атлар  санын    2018 елдагы  1,4 миллионнан  2025 елга    1,6 миллионга  җиткерү.   Шушы  чорла  атлар  санын  арттыру  нәтиҗәсендә   соңгы  12  елда  атлар  атлар  санын  арттыру  темпыннан  2  мәртәбә  артыграк булачак дип көтелә.  

Стратегия  проектында  нәселле  һәм продуктив  атчылыкны, ипподром инфраструктурасын һәм илкүләм атлар тотализаторын үстерүгә, тармакны фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм иарын башкару күздә тотыла. Билгеләнгән чараларны финанслау федераль һәм төбәк бюджетлары, хосусый инвесторлар һәм кредит  оешмалары акчалары исәбенә тәэмин ителәчәк.

Дәүләт ярдәме селекция чараларын уздыруга бәйле тотылган чыгымнар өлешен каплауга   субсидияләр бирү рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, атчылык объектларын һәм ипподромнарны модернизацияләү максатларында дәүләт-хосусый партнерлык проектларына ярдәм итү механизмын куллану планлаштырыла.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы һәм  профессиональ атчылар  берлеге, атчылык буенча иҗимагый оешмалар вәкилләре белән бергә  проект буенча фикер алышуны дәвам итәләр, аның соңгы варианты 2019 елның 1 июленә кадәр раслауга кертеләчәк. Стратегия проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр Атчылыкны үстерү ассоциациясе тарафыннан  www.ark-rf.ru  сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International