Казанда нәтиҗәле терлекчелек һәм азык әзерләү буенча гамәли семинар уздырылды

2019 елның 15 марты, җомга

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узды.    

 Семинарда  районнар хуҗалыкларыннан   70тән артык  җитәкче һәм  белгеч  катнашты.    

Азык  җитештерү  буенча  эксперт   Сергей Панчук  азык  культураларының  орлык  материалын  әзерләүдә   селекция  уңышлары турында  сөйләде,  сенаж сыйфатын  яхшырту  өчен  сортларның  һәм гибридларның  ни дәрәҗәдә әһәмиятле  булуына игътибар бирде.   Эксперт шулай  ук  чәчү  һәм  уңыш  җыю  технологияләренә  игътибар бирде, азык  культураларын  чәчкәндә  һәм  җыйганда  җибәрелә  торган  төп  хаталарны  күрсәтте.    

Азык  әзерләү буенча  эксперт   Татьяна Нагаева азык  сыйфатының  сыерларның  сөт  бирүчәнлегенә, аларның  сәламәтлегенә  йогынтысы  турында  сөйләде.  

Владимир Служков эре  мөгезле  терлекләр рационында яңа  продуктлар     һәм  катнаш  азык  әзерләү турында    лекция  укыды. 

“Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе доценты, ветеринария  фәннәре  кандидаты   Дамир Миңнебаев җитештерү  нәтиҗәлелеген  арттыру  ысуллары  турында сөйләде. 

 Семинар кысаларында  шулай  ук  бозаулар  тууны  арттыру һәм ветеринария  чараларының  нәтиҗәлелеген  арттыру,  җирне  чәчүгә  дөрес әзерләү,  терлек  азыгы культураларын  үстерү  һәм азык  әзерләү өчен  кирәкле  техника  мәсьәләләре  күтәрелде.   

Семинарда  катнашучылар  орлык чәчү  нормалары, чәчүгә кадәр һәм  чәчүдән соң  туфракны  тыгызлау,  күпьеллык  үләннәрне чәчкәндә рәт аралары һәм башка гамәли  мәсьәләләр  турында  фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International