Татарстан товар җитештерүчеләренә үз продукциясе этикеткаларындагы мәгълүматны ике дәүләт телендә урнаштырырга тәкъдим иттеләр

2019 елның 15 марты, җомга

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы вице-премьеры  Васил Шәйхразиев  14 мартта    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  үзенең Татарстан дәүләт телләре турындагы  законнарның  үтәлеше турындагы нотыгы  кысаларында  әйтте.    

Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк,    "Кулланучылар хокукларын  яклау  турында"гы     Закон   нигезендә     товар  турындагы  мәгълүмат рус телендә,  ә өстәмә  рәвештә,  әзерләүченең (үтәүченең,  сатучының) хәл итүе  буенча,  Россия  Федерациясе   субъектларының  дәүләт телләрендә һәм Россия  Федерациясе  халыклары  телләрендә  бирелергә  тиеш.    Шуңа  күрә  продукция төргәгендә, ярлыкларда, инструкциядә һәм  этикеткаларда  мәгълүмат урнаштыру  мәсьәләсе ихтыярый  характерга  ия.    

«Әмма ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм  итүгә әзерләнү кысаларында  һәм  безнең Татарстанда  яшәвебезне исәпкә  алып,  бу  эшне башкаруыгызны сорыйбыз», - дип, мөрәҗәгать  итте Васил Шәйхразиев Татарстан  Республикасы товар  җитештерүчеләренә.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  безнең  яңалыкларны  рус телендә генә түгел, татар  һәм инглиз  телләрендә дә укырга  мөмкин, дип,  искә  төшерә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International