ЯҢАЛЫКЛАР



7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  үзенең  көндәлек  хезмәте  белән  абруй  һәм ихтирам яулаган  гади кешеләр  турындагы безнең  “Хезмәт кешеләре”   рубрикасының  төп  герое  - “ТАССРның  иң яхшы  сыер савучысы” исеменә лаек булган   Кузьмина Екатерина Антоновна.

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  тиешле  Указ имзалады.   Система республика маркетинг үзәге  эшчәнлеген, zakazrf.ru  электрон сәүдә челтәреннән  һәм tattis.ru  электрон товар-мәгълүмат  системасын кулланып,  товар  җитештерүчеләр арасында кооперация  элемтәләрен  анализлауны һәм исәпкә  алып баруны күздә тота.       

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авылда  яшәп, үз хыялларын  тормышка ашырып, яраткан  эшләре  белән шөгыльләнүче, аякларында  нык  торып,  киләчәккә  ышыаныч  белән караучы     яшь фермерларга аеруча  зур  игътибар  бирә.    Без  һәр атнада  шундый  кешеләр турында  язабыз. Халыкара хатын-кызлар  көне  алдыннан    шундыйларның  берсе  - яшь һәм күркәм  ханым  - Питрәч районының Олы  Бутырка авылыннан  крестьян - фермер хуҗалыгы башлыгы, үз гаиләсе  белән  бергә зур  булмаган  терлекчелек  фермасы  ачкан    Фрида Семенова  турында  сөйлисебез  килә. 

 


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  җитәкчелегендәге   Татарстанның рәсми   делегациясе  сәфәре  кысаларында  Татарстан Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов   Чехия  Республикасы авыл  хуҗалыгы  министры   Мирослав Томан белән   очрашты.  

5 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасының  җирләренең  уңдырышлылгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча  эш киңәшмәсе  узды.    Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  бүлеге  башлыгы   Александр Дружин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары Фәргать  Зиннәтов,   «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе      Вәгыйз Минһаҗев,   «Госсортокомиссия” ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  башлыгы     Виталий Новичков,   «Татмелиоводхоз идарәсе» ФДБУ директорының беренче  урынбасары Азат Рамазанов, ,   «Татмелиоводхоз идарәсе» ФДБУ директорының максатчан программаларны  гамәлгә ашыру  буенча    урынбасары    Раил  Кәримуллин,  «Казан ДАУ»  югары  белем  бирү  ФДБМУенең фәнни һәм халыкара  эшчәнлек  буенча  проректоры    Рөстәм Низамов, «Казан ДАУ»  югары  белем  бирү  ФДБМУенең агрономия  факультеты     Игорь Сержанов, «Земля» РКЦ” АҖ техник   директоры   Георгий Яшков, «Земля» РКЦ” АҖ әйдәүче  белгече  Раил Шәкуров,   «Татарский» ҮАС (ЦАС) ФДБУ директоры   Әнәс Локманов, ТатНИИАХП – Россия  фәннәр академиясе  Казан  фәнни үзәгенең   аерымланган структур  бүлекчәсе  җитәкчесе    Әхтәм Яппаров. 

Авыл җирлекләре башлыклары фермерларга дәүләт ярдәме алу өчен документлар тутырырга ярдәм итәргә тиешләр. Бу хакта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Ришат Хәбипов бу көннәрдә Тәтеш районында  уза торган «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасында» сөйләде.

Татарстанда  яңа  эш башлаучы  фермерлар  “фермерлык кооперативын” төзүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  70 млн. сумган  кадәр  грантка  дәгъва кыла  алалар.    Бу  хакта   5 мартта  «Татар-информ» МАында  узган  матбугат конференциясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән, мәгариф,  инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы   Наил  Хәмидуллин  сөйләде.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Агросәнәгать паркының    генераль директоры  Олег  Власов  белән бергә  “Казан” агросәнәгать паркы буйлап матбугат туры уздырды. 

Ашлык  сатып алуга  бәйле кыенлыклар  турында  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  торгларда интервенция  ашлыгын  сатып  алу  мөмкинлеге  булу  хакында  мәгълүмат  җиткерде,  ул  бары  тик  эчке ихтыяҗларны  тәэмин  итү өчен  генә  сатыла.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International