Татарстанда 2019 ел башыннан 20 авыл хуҗалыгы кооперативы төзелде

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бу  хакта  29 апрельдә  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советында  узган  матбугат  конференциясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  кече  хуҗалыкларны  үстерү  бүлеге  башлыгы    Александр Молокин сөйләде. 

Республикада  барысы  260 авыл  хуҗалыгы кооперативы  эшли,  дип  хәбәр  итте спикер.    «2018 елда   64 кооператив төзелде, ә бу  елның  беренче    кварталында  тагын  20 кооператив  төзелде.  Төп  максат  – әзер продукцияне  сату  буенча  нәтиҗәлелеккә  ирешү», – дип  өстәде  ул.

  Молокин әйтүенчә,  республиканың  4 районында  күчмә утырышлар  уздырылган,  аларда  авыл  җирлекләре  башлыклары  продукцияне  сатудагы  кыенлыклар  турында  борчылып  сөйләгәннәр.   «Шул  ук  вакытта,  авыл  җирлекләре  башлыклары,  тиешле  шартлар  булганда, авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү күләмнәрен  арттыру  мөмкинлекләрен  дә  күрсәтәләр. Министрлык бу  мәсьәләне  хәл  итүдәге  резервларны  авыл  хуҗалыгы     кооперациясен  үстерүдә  күрә», – дип  билгеләп  үтте  ул.

2015 елдан башлап  33 кооператив  адарны    үстерүгә  грантлар алды,  ә узган  елдан  башлап  республика бюджетыннан  яңа  эш  башлаучы  кооперативларга  да  грантлар  бүленә  башлады.    «2018 елда  шундый    11 кооператив грантлар  алдылар», – диде  ул.

«2024 елга  кадәр  “Фермерларга  ярдәм  итү  системасын  булдыру  һәм   авыл  кооперациясен  үстерү” федераль проектын  гамәлгә ашыруга  зур  өметләр  баглыйбыз. Анда  төп  басым    кооперацияне  үстерүгә  ясала.  Илкүләм  проект  составына   фермерларга  грант  ярдәме  күрсәтү  дә  керә.    Бу   агростартаплар  тид  атала. Биредә  ике  төр  ярдәм  карала  –   3 млн һәм 4 млн сум  күләмендә. Шулай  ук  кооперативларны  үстерү  өчен  30 млн сумга  кадәр   субсидияләр  бирү,  терлекләр  һәм техника  сатып  алуга  чыгымнарның  50 %ын  каплау  кебек  ярдәм  чаралары  да  карала», – дип,  нәтиҗә  ясады  Молокин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International