Марат Әхмәтов Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты

2019 елның 3 мае, җомга

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Мамадыш, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарында кыр  эшләренең  барышы  белән  танышты.

Кырларны  карап чыкканнан  соң, Марат  Әхмәтов шул районнарның башлыклары, хуҗалыклар  җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты. Очрашуда  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә  ярдәм  буенча  дәүләт  программаларының  үтәлеше турында  сөйләде  һәм  авыл  хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләренең   һәм  белгечләренең сорауларына  җаваплар  бирде.  

Районнарда,  бәйрәм  көннәренә  карамастан,  бар  куәткә  язгы  чәчү   бара.     Мамадыш  районында   51,6 мең  гектарда  чәчү  планлаштырылган,    Алабуга  районында  – 36,5 мең  га,  Менделеевск  районында  – 15,8 мең  га һәм Тукай  районында -  48,5 мең  га. Күпчелек  хуҗалыкларда  эш  ике  сменада  оештырылган.    Эшләрнең  төп  өлешен  4-5 көн  эчендә  төгәлләү  планлаштырыла.  

Көзге  культураларның  өлешчә  һәлак  булуына  бәйле  вәзгыять Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә тора. Шуңа  бәйле  рәвештә  республикада  2  майда  гадәттән тыш  режим  кертелде.  Бу  шулай  ук   Мамадыш, Алабуга, Менделеевск һәм   Тукай районнарына  да  кагылды.  Биредә  көзге  культуралар 10%тан  16 %ка кадәр һәлак  булган.    

Марат  Әхмәтов районнарда  язгы  чәчү  эшләренең  оештырылуын  уңай  бәяләде  һәм  чәчүне  кыска  срокларда  төгәлләргә  тәкъдим  итте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International