Марат Әхмәтов Мөслим, Сарман һәм Зәй районнарында чәчү эшләренең барышын бәяләде

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  барышы белән  танышу  максатында  республика кырлары өстеннән  очып  узды.    Беренче  булып  ул  Мөслим, Сарман һәм Зәй  районнары  кырларында  булды.   

Кырларны  карап  чыкканнан  соң,  Марат  Әхмәтов һәр районның  башлыгы,  хуҗалыклар  җитәкчеләре, фермерлар,  авыл  җирлекләре  башлыклары белән  очрашты,    авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә  дәүләт  ярдәме  күрсәтү  юуенча  программаларны гамәлгә ашыру  турында  сөйләде,  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  җитәкчеләренең  һәм белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде.  

«Мөслим, Сарман һәм  Зәй районнары быел  кырларга  беренчеләрдән  булып чыктылар», - дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.   Ул  шулай  ук  бу  районнарда игенчелек уңышларының  югары  булуына  да  игътибар  итте.     Көзге  чәчүлекләр  торышының да  канәгатьләнерлек булуын  әйтеп  узды,  шул  ук  вакытта  Татарстанның  күп  районнарында  көзге  чәчүлекләргә  зур  зыян  килгән.   Андый  чәчүлек  мәйданнары  кабат  чәчеләчәк,  ә  бу  районнарда  ул  яктан  караганда  мәшәкать азрак булачак.    

Мәсәлән,  Мөслим районында көзге  культуралар   11,9 мең  га мәйданда  чәчелгән, шуның  13%ы  гына зыян  күргән,  Сарман районында 17,9 мең  гктардан  -  3%  һәм   Зәй  районында  17,5 мең  гектардан  -  7%.

Мөслим районында  бар  куәткә  язгы  культуралар  чәчәләр, алар    51,3 мең  га мәйданда  планлаштырылган, бүгенгә шуның   27,1%ы  башкарылган. Көнлек  үтәлеш   – 3,4 мең га. Районда  төп  культуралар - арпа, бодай һәм көнбагыш.  Минераль ашламалар  белән  тукландыру 93%ка башкарылган,  ул  20  мең  гектарда  планлаштырылган.  

Сарман  районында язгы  культуралар    44,4% мәйданда  чәчелгән.  Көнлек  үтәлеш   – 7,3 мең га.  Барысы    51,6 мең  га мәйданда  чәчү  эшләре  башкару  планлаштырылган.  Төп  культуралар – арпа,  бодай  һәм  шикәр  чөгендере.    Минераль ашламалар  белән  тукландыру 81,8%ка башкарылган,  ул  29,2 мең    гектарда  планлаштырылган.  

 Өч районнан  бу  көнгә  иң  күп чәчелгән  мәйдан     (56,6%)   – Зәй  районында.  Биредә  сабан  культуралары     43,3 мең  га били, шулай  ук  арпа,  бодай  һәм шикәр  чөгендере  чәчәләр.   Әмма  районда  урнашкан  салкын  һава  һәм  төнге  кыраулар  чәчү  эшләрен әлегә  туктаткан.    Ә менә  27 мең  гектарда  планлаштырылган  ашламалау  тулы  күләмдә  башкарылган.    

Марат  Әхмәтов районнарда язгы  кыр  эшләренең  барышын  уңай  бәяләде  һәм   сөт  терлекчелеге  өлкәсендә  бу  районнарның зур  мөмкинлекләре булуын һәм аларның  әлегә   тулысынча  файдаланылмавын билгеләп  үтте.     «Елдан-ел  игенчелек  культурасы  үсә,  - дип  билгеләп  үтте   министр. – Инновацион технологияләрне тиешенчә  кулланып, сезнең  зур  уңышларга  ирешүегезгә  мин  ышанам. Чын  күңелдән алга  таба  югары  уңышларга  ирешүегезне һәм     мул  икмәк  җыеп  алуыгызны  телим».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International