9 апрельдә Министрлык комиссиясе авыл хуҗалыгы техникасының 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне Арча районыннан башладылар.
Җәмәгатьчелек бакчасы – ул уку мәйданчыгы гына түгел, ә башкаланың барлык иҗтимагый киңлекләрен мәдәни программалаштыру буенча киң күләмле проект.
Министрлык «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итү башлану турында игълан итә.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясаганда әйттеләр. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Без һәр атнада авылда үз эшен ачкан, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе – Татарстанда онытылып бара торган бөртекле культура – борай игүне торгызучы Марат Фәсхиев.
Бу хакта 8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәсилегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугарулы азык культураларын игүнең нәтиҗәлелеген арттыру хакында сөйләшү булды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кооперативларын конкурс буенча сайлап алуның дәвам итүен искә төшерә. Гаризалар һәм документлар 2019 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә. Грантлар бирү тәртибе һәм документлар формалары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Гомумән алганда, 2019 елда республика хуҗалыкларына сезонлы кыр эшләрен башкару өчен 140 мең тонналап ягулык-майлау материаллары кирәк булачак.
6 апрельдә Түбән Наратбаш мәдәният йортында КФХ башлыклары белән семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров һәм Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов катнашты.
Шимбә көнне Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың Арча, Апас, Әлки, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Югары Ослан, Зеленодольск, Лаеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Мамадыш районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре җитештерүчеләре китергән. Сәүдә мәйданчыкларына авылларга йөри торган автолавкалар да килгән.