Бердәм бухгалтерлык исәбе системасы дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бу  атнада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Бердәм  бухгалтерлык  исәбе һәм хезмәт  хакын  исәпләү   системасын  кертү  мәсьәләсе  буенча Министрлык  карамагындагы   учреждениеләр  һәм    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе  белән   видеоконференция режимында   киңәшмә уздырды.   Киңәшмә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат  Хәбипов рәислегендә узды. 

Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының бухгалтерлык  исәбе  һәм  хисаплылык  бүлеге  башлыгы    Әнис Закиров, Татарстан  Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык  департаменты  директоры  урынбасары    Рөстәм Аюкасов, Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе, муниципаль районнарның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре вәкилләре һәм башкалар  катнашты.  

Чара  йомгаклары  буенча  ведомство учреждениеләренең   Бердәм  бухгалтерлык  исәбе һәм хезмәт  хакын  исәпләү   системасын  кертү  эше  уңай  бәяләнде.   

Белешмә  өчен:

Бердәм  бухгалтерлык  исәбе  системасы  бухгалтерлык  исәпләүләрен алып барганда,  хисап  төзегәндә, хезмәт  хакын  санаганда һәм  башка  түләүләрне  башкарганда  кулланыла.     Аның  максаты  — финанс- бюджет  өлкәсендә  дәүләт  идарәсенең нәтиҗәлелеген  күтәрү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International