Яфрактан тукландыру һәм эретмә чыганаклары: 2019 елда аграрийлар нинди яңалыклар керттеләр?

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстанда  2019 елда  уңыш  булдыру  чаралары  кысаларында  яңа  технологияләр  куллану  масштабларын  киңәйттеләр.   Аграрийлар яфрактан  тукландыруны  артырдылар һәм  су һәм  ашламалар  өчен  күп  санда  эретмә  чыганакларын  төзи  башладылар.  Бу  хакта  «Татар-информ» МАында  матбугат  конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов  сөйләде.

«Соңгы  елларда  яфрактан  тукландыру  кебек  агрочараны  күпләп  куллана  башладык.  Бу  юнәлештә  динамика  уңай.  Без бу  эшне   10 мең гектардан  башласак,  узган ел   үсемлеклекләр шытып  чыккан  чорда  аларны   1,5 млн гектар мәйданда  яфрактан  тукландырдык», — дип  билгеләп  үтте спикер.

Моннан  тыш,   2019 елда  республикада  эретмә  чыганакларын  актив  төзи  башладылар.  Алардагы  су  чәчүлекләрне  сиптерүгә,  шул  исәптән  гербицидлар  һәм   фунгицидлар  кулланып  сиптерүгә  тотыла.  

«Суның  катылыгы,  әчелеге  буенча  параметрларга  туры  килә  толрган  җылы  су да  әзерләнә.  Шуның  ярдәмендә    препаратларны  азрак  кулланырга  мөмкин. Технологиянең  нәтиҗәлелеге  югары.   Бу  Татарстанда  әлегә  яңа  юнәлеш», — дип  өстәде  Габдрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International