Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда сыер абзарларын, машина-трактор паркларын, ындыр табакларын, яшелчәсаклагычларны һәм 140 баштан 390 башка кадәр булган сыер абзарларын капиталь ремонтлау, силос-сенаж траншеяларын төзү чараларын үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узган иде.
Киңәшмәдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программачыл чараларны раслады капиталь ремонтлау: 155 сыер абзары, 68 машина-трактор паркы, 129 ындыр табагы - гомуми финанслау күләме 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь ремонтлау кысаларында түбәләр, тәрәзәләр, тәрәзә уемнары, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр башкарылачак; 140 баштан 390 башка кадәр булган 12 яңа сыер абзары, 105 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк - финанслау күләме 600 млн сум, сөт җитештерү өчен өстәмә 1598 терлек урыны, шулай ук 132 мең тонна силос һәм сенаж саклау өчен өстәмә урыннар булдырылачак.
Бүгенгә сыер абзарларын, машина-трактор паркларын, ындыр табакларын капиталь ремонтлау чаралары буенча аукцион процедуралар башкапрылды. Генераль подрядчик итеп «Стройсервис ТАПС» ҖЧҖ билгеләнде. Ремонт эшләренең барышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
Искәртеп узабыз, ремонт эшләре финанслашу принципларында уздырыла. Тиешле эшләрне башкарган өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 30%ын чыгымнарын кайтару өчен РТ бюджетыннан 537 млн сум бүлеп бирү каралган. 2019 елга расланган объектлар исемлеге буенча хуҗалыкларның бер өлеше төзелеш һәм ремонтлау эшләренә керештеләр инде.
Бүгенге көнгә Министрлыкта 2020 елга ихтыяҗлар исемлеген төзүгә дә керештеләр инде. Шул программаларда катнашырга теләүче хуҗалыклар районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә мөрәҗәгать итә алалар, аларның телефоннары һәм адреслары Министрлыкның рәсми сайтында бирелгән.