Сабантуй – хезмәт бәйрәме, анда матур гореф-гадәтләр бергә кушыла, җырлар, биюләр кешенең күңелен күтәрә, әмма, иң мөһиме, бу “сабан бәйрәме” һәм ул язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Шуңа күрә дә бу бәйрәмдә җирдә эшләүчеләрне котлау матур гадәткә кергән. 8 июньдә Чистай районында узган Сабантуй мәйданында да районның иң яхшы механизаторларын котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Быел чәчү кампаниясе йомгаклары буенча чәчү батырлары булып механизаторлар: «Закамье-Агро» хуҗалыгыннан Радик Ногуманов, «Родник» хуҗалыгыннан Айрат Мифтиханов һәм «Акбулат» хуҗалыгыннан Рәмзис Гайфетдинов танылдылар.
Алар барысы да бик тыйнак, әз сүзлеләр, үзләре турында да, үзләренең авыр хезмәтләре турында да артыгын сөйләмиләр. Алар хезмәт кешеләр, күп сөйләргә өйрәнмәгәннәр, алар үзләренең вакытларын бушка әрәм итмичә, техникага утырып, куелган бурычларны үтәргә ашкынып торалар.
Радик Ногуманов, бәйрәм көне булуга карамастан, кырда иде. Чәчү бетте дип, артык иркенәергә ярамый. Хәзер ул туфракны парлау белән мәшгуль, аннары техниканы урып-җыюга, аннары көзге чәчүгә әзерләргә кирәк.
Радик Рәшит улы механизатор булып 15 елдан артык эшли инде. Шул вакыт эчендә ул берничә мәртәбә Рәхмәт хатлары, район һәм республика бүләкләре ала.
«Башта авыр иде, әмма тора-бара эшкә кереп киттем һәм ияләштем. Хәзер инде тормышымны техникадан һәм кырдан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Синең хезмәтеңне күреп, бәялиләр икән, күңелле бит ингде», – дип, эчтәгесен әйтеп салды Радик Рәшит улы. Шуны да әйтергә кирәк, бу мактаулы эшкә үзенең улы Динарда да мәхәббәт уята ул. Менә инде ничә еллар ул, һәркөнне булачак уңышка үзенең тырышлыгы белән зур өлеш кертеп, әтисе белән беррәттән эшли.
«Родник» хуҗалыгыннан Айрат Мифтиханов та 15 яшьтән җир эшкәртә һәм уңыш җыя башлый. Ул үз бәхетен туган ягында, туган җирендә таба.