ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

14 майда  Казан  дәүләт  аграр университетында  «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары өчен  идарәчел  кадрлар   әзерләү» темасына  түгәрәк  өстәл  узды,  аны     «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге» ДБУ, Казан  дәүләт  аграр  университетының  Икътисад институты,  Кластер белеме һәм проектлар  белән  идарә  итү  үзәге   оештырды.  Чарада    Казан  шәһәре югары  уку  йортларының  икътисад  факультетлары мөгаллимнәре,   республика аграр көллиятләре һәм авыл  хуҗалыгы  техникумнары  җитәкчеләре  һәм белгечләре  катнашты.  

15 майда  Казанда  АгроНТИ-2019 Бөтенроссия  конкурсының    төбәк  этабын  ачу  тантанасы  узды.   Төбәк  этабы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  Казан  дәүләт  аграр   университеты базасында  15-16 майда  узачак.    Конкурс авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары  арасында  уза.    Ике  көн  дәвамында  балалар вәзгыяти команда  биремнәрен  чишәләр һәм алар  мөстәкыйль  рәвештә  үзләренең    агрокоптерларын, роботларын һәм    метеоҗайланмаларын  җыя алалар. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча 6 майга  тәүлеклек  сөт савымы  күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  иң  югары  күрсәткечләр  Татарстан  Республикасында – 3,5 мең   тонна. Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында    Краснодар  крае – 2,7 мең тонна, ә өченче  урында   Воронеж өлкәсе  – 2,2 мең   тонна.

14 майда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  министрның  беренче  урынбасары  Николай Титов  рәислегендә   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  авыл  хуҗалыгы  идарәләренең  һәм  ведомство оешмаларының кадрлар  хезмәткәрләре  белән  киңәшмә  узды.     Чарада  шулай  ук  Казан  дәүләт     аграр  университеты  һәм  Н.Э.Бауман ис.  Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы   академиясе  вәкилләре  катнашты.   Югары  уку йортларына укырга   кабул  итү  башланыр  алдыннан  аларның  кадрлар  хезмәткәрләренә  абитуриентларны  максатчан  кабул  итүнең  яңа  кагыйдәләре  аңлатылды.    

 

14 майда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  4 айлык  эшенә  йомгаклар  ясады. Киңәшмәне Министрлыкның терлекчелек  тармагын  үстерү бүлеге  башлыгы       Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде. 


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Алабуга  районына  эш  сәфәре  кысаларында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов   «Алабуга» күпләп-ваклап бүлү үзәге  төзелә   башлау  тантанасында  катнаштылар.  

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Алабуга  муниципаль районында  чәчү  эшләренең барышы  белән  танышты.  

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстанның  Әгерҗе  муниципаль районында  булды.  Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  һәм Әгерҗе  районы  башлыгы    Валерий Макаров йөрделәр. 

14 майдан  16 майга  кадәр  Мәскәүдә  ВДНХада 75 нче  павильонда  «Фермер тормышы 2019» салоны  узачак.  Салонга  килүчеләр  өчен  барлык  көннәрдә  дә  күргәзмә һәм ярминкә  эшлиячәк.   Чараны  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм  Федерация  Советының  Аграр-азык-төлек  сәясәте һәм  табигатьтән  файдалану  комитеты  оештыра.  

13 майда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү  институтының (ТатНИИСХ)  тәҗрибә кырларында  булды.   Министр белән  бергә     аның  урынбасары    Илдус Габдрахманов, Россия  фәннәр  академиясенең    Казан  фәнни үзәге  җитәкчесе    Марсель Таһиров, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International