18 майда "Алмакай" ат йорты территориясендә “Бәйге” ат чабышлары узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада чәчү кампаниясенең барышы һәм терлекчелек тармагын үстерү турында мәгълүмат бирде.
14 майдан 16 майга кадәр Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә азык-төлек продуктларының һәм махсус җайланмаларның «SIAL China 2019» халыкара күргәзмәсе узды. Республиканың агросәнәгать комплексы куәтен презентацияләү максатында күргәзмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Олег Земсков булды. Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары шулай ук берничә компания җитәкчеләре белән очрашты һәм продукция экспортлау, Татарстан агросәнәгать комплексына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген өйрәнде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган гадәттәге "Бөтенроссия кыр көне" күргәзмәсе быел 10 - 12 июльдә Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә узачак.
16 майда Казанда «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының катнашучылар шәхси катнашкан төбәк (очно) этабын ябу тантанасы узды. Ул Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Конкурс авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында узды. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульян өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты.
Оператив белешмәләр буенча, бу техник культура 17 майга 64,3 мең гектар мәйданда чәчелгән, ә план буенча - 65,6 мең га, дип билгеләп үтте Министрлыкның игенчелк тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков. «Шикәр чөгендеренә узган ел да шундый ук мәйдан – 64,3 мең га бүленгән иде», – дип өстәде ул.
Бүген Истанбулда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Konermak iç ve dış ticaret ltd Şti» Төркия компаниясе генераль директоры Мустафа Озкылыч Татарстан агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләрне игълан итә. Грантларның гомуми суммасы 75 миллион сум тәшкил итте.
15 майда Лаеш муниципаль районында җирле үзидарә органнары эшенең актуаль мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары өчен зона уку семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Алексеевск, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарының авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
15 майда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә Тәтеш һәм Арча районнарында сөт җитештерү, терлекләр санын саклап калу һәм аларны арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.