Бүген Лаеш муниципаль районында Идел буеның иң зур агротехник күргәзмәсе - «Татарстанда кыр көне - 2019» ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, статс-секретарь – Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Бу хакта бүген Лаеш районында “Татарстанда кыр көне” бишенче агротехнологик күргәзмәне ачу барышында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм сыра җитештерү буенча AB InBev Efes компаниясе арасында Татарстан территориясендә агросәнәгать программасын эшләтә башлау турында килешү имзаланды. Бу инициатива ярдәмендә Татарстанда сыра җитештерү өчен җитештерелә һәм сатып алына торган арпа күләме 2023 елга 40 мәртәбә артачак.
«Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары гаилә терлекчелек фермалары, яшь фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен федераль программалар буенча конкурсларда җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды.
Бүген Статс-секретарь – Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Иван Лебедев Казан сөт комбинатында («КОМОС ГРУПП» агрохолдингы) булды. Биредә модернизацияләүнең беренче этабыннан соң җитештерүне ачу тантанасы узды.
2019 елның 2 – 4 июлендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында кыр форматында «Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсе узачак. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында рәсми ачу тантанасы 2 июльдә булачак, чара барышында муниципаль районнар башлыклары һәм республика кунаклары катнашучыларның экспозицияләрен, стендларын карап чыгачаклар, Татарстан Республикасы һәм Россия төҗәкләре агросәнәгать комплексының яңалыклары белән танышачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм кырларны эшкәртү турында сөйләде.
Буа районының «Авангард» агрофирмасында берничә ел элек районда беренче мәртәбә соя үстерә башлаганнар иде, аннары сары һәм ак горчица үстерделәр. Быел майлы торма чәчкәннәр.
Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Германиядән доктор Гюнтер Шайбе җитәкчелегендәге делегация белән Татарстанда африка кларив җәенен үрчетү һәм аны эшкәртү проекты буенча очрашты.