Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 4 октябре, җомга

Шимбә көнне, 5 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакырабыз.  Ярминкәләр  иртәнге сәгать 6.00дан  эшли башлый һәм аларда  шәһәр  халкы    ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр   14  сентябрьдән  эшли башлады  һәм алар    Яңа  елга  кадәр  атна  саен  булачак. Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  төзелә.   Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган.    

 Узган  атнада   Казан  халкы,  гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  продукциясеннән тыш,  яңа  җыелган кура  җиләге,     виноград, шампиньон гөмбәсе һәм җирле  әзерләнгән  француз сырлары  сатып алган булсалар,  бу  юлы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тагын  бер   игелекле  гамәл  кылачак.   Бу  атнадагы  ярминкәләр  өлкәннәр  көне декадасы кысаларында  узганга  күрә,  өлкәннәргә  аерым  игътибар биреләчәк. Һәр ярминкә  мәйданчыгында  аларга  тәмле  камыр  ризыклары  һәм кайнар  чәй  белән  сый хөрмәте  күрсәтәчәкләр.  

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  гадәттәгечә  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр  һәм ул  зур социаль  әһәмияткә  ия.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  гадәт  буенча  шимбә  көнне  Казандагы  ярминкә  мәйданчыкларында  шәхсән  үзләре  булалар.    

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрнең  адреслары  һәм урыннары  белән  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  танышырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International