ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Казанда   Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессы  ачылды,  анда  Татарстаннан, Россяиияең  50 субъектыннан һәм дөньяның 25  иленнән   200дән артык  делегат  катнаша.  Аерым алганда,  БДБ илләреннән,    Германия, Мисыр,  Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония  илләреннән.  


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

4 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Барлык видеоконференция режимында селектор киңәшмәсе үткәрде, ул үзебезнең селекцияне һәм орлыкчылыкны үстерүгә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, «Госсортокомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге” ФДБУ директоры ФГБУ Әнәс Локманов катнашты.

Татарстан белән Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне  үстерү  мөмкинлекләре күп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм  Вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  катнашты. 


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынңа Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең («Татпотребсоюза») 2019 елгы эшенә йомгаклары һәм якын киләчәккә бурычлары буенча кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлар вәкилләренең хисап җыелышы узды.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат Җәббаров    Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  Советы  рәисе  булды.  Бүген  Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары берлегенең  еллык  җыелышында  шундый  карар кабул ителде.     

Татарстанда  12 - 14 февральдә  Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә  узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

Конгресста    200дән артык  вәкил катнаша. Алар  арасында  Татарстаннан  100 кеше,    Россия  Федерациясенең    50  субъектыннан һәм дөньяның 20  иленнән   вәкилләр  булачак. Вәкилләр, аерым алганда,  БДБ илләреннән,    Германия, Мисыр,  Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония  илләреннән.  Конгресста    25 халыкара  20дән артык   федераль спикерлар  катнаша.

Чехия  Республикаыс авыл  хуҗалыгы  министры    Мирослав Томан 3 февральдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдуса Габдрахманов белән  бергә Татарстанның   Зеленодольск районында урнашкан  “Майский”  теплица комбинатында  булды.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Чехия-Татарстан бизнес-форумы узды, анда Чехия Республикасыннан 20 компания һәм Татарстаннан агросәнәгать комплексы юнәлешендәге  50ләп предприятие катнашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.   Бүген һәр районда,  үз эшен  ачып,  аны  уңышлы  үстерүче  кешеләр  бар.   Шундыйларның  – Чирмешән районынының Лагерка авылыннан   Мишкиннар  гаиләсе.  2015  елда  алар  “Гаилә терлекчелек  фермалары” программасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  200 мең  сум  күләмендәге  грантын  алдылар.    Шул ук  елда  хуҗалык  районнан  бушлай  саву  аппараты  алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International