Сер түгел, үзең өчен яңа булган эшкә тотынганда якын кешеләреңнең ярдәме бик кирәк. Андый ярдәм булганда, эш тә җиңел бара, уңыш та иртәрәк килә.
Бөгелмә районыннан Елена Лиорек бу яктан бик уңды. Ул иренең хуплавы белән кошчылык үрчетү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына дәгъва кылырга батырчылк итә. Ел дәвамында аның бройлераның саны 23 меңгә җиткән.
Уйлыйлар да, эшкә дә керешәләр. Документлар җыела, бизнес-план әзер, шуның белән «Агростартап» проектына кушылалар. Проектны яклыйлар, грант алучылар исемлегенә керәләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык, эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында куйган планнарын тормышка ашыру өчен гаиләгә 3 миллион сум акча бирә.
Өч балалы, кечкенәсенә әле 2 ай гына булган яшь әнигә үз эшен ачу, бу бизнес нигә кирәк соң? Әмма ул үз гаиләсенә тагын да яхшырак булсын өчен тырыша, шуңа омтыла.
«Документлар җыеп йөргәндә мин йөкле идем әле», — дип сөйли Елена. — Бәлки, шул бала миңа кыенлыкларны җиңеп чыгарга көч һәм ышаныч биргәндер».
Бүген Лиореклар гаиләсе Бөгелмә районының Петровка ааылында берничә иске сыер абзарын алганнар. Әлегә үз акчаларына төзекләндерәләр. Бройлерлар үстерү — мәшәкатьле эш. Җайланмалар да, азык та, бина да кирәк, андагы микроклимат да әйбәт булсын.
Үәзер яшь әни декрет ялында. Вакыты җитәрлек. Еленаның ире дә берничә ел инде кошчылык тармагында эшли, шуңа күрә бу эшнең нечкәлекләре белән таныш.
Язын ук инде ремонтланган бинага бройлерларның беренче партиясен — 5000ләп чеби кертәчәкләр. Продукцияне сату проблемасы юк. Бөгеломәнең үзендә дә, якын-тирә шәһәрләрдә дә тавыкка иҗтыяҗ аз түгел.
Әлегә тавыкларны тере килеш сатуны планлаштыралар, әмма алга таба, барлык биналар төзекләндерелгәннән соң, сую цехларын төзү дә планлаштырыла.
«Яшьләрнең күбесе хәзер үзләренә эшләргә тырыша, бу бик әйбәт, — ди Елена. — Бу кешегә ышаныч һәм алга барырга көч өсти. Ә дәүләткә Илкүләм проектлар һәм шундый ярдәм программалары өчен рәхмәт. Ярдәм булса — яшьләр дә авылда калачак».
Лиореклар гаиләсенең планнары зурдан. Аларга бу планнарны бик әйбәтләп тормышка ашыруда уңышлар гына телисе кала.