Район хәбәрләре: Нурлат районында язгы кыр эшләренә әзерлек

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген Нурлат районында 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү эшләре буенча киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов уздырды.

Районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре һәм КФХ башлыклары орлыкларның сыйфаты, минераль ашламалар, техниканы ремонтлау, аграр сектор белгечләрен әзерләү мәсьәләләрен һ.б.ларны карадылар.

Очрашуны районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәфис Ганиев ачты. Ул язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерләнү турында сөйләде.

«Районда сөрүлек җирләре 87 мең гектар тәшкил итә. Чәчүлек мәйданнары 75 мең гектар. Узган ел белән чагыштырганда бөртекле культуралар мәйданы 5497 гектарга артыграк булачак», – диде ул.

Ришат Хәбипов Нурлат аграрийларын язгы кыр эшләренә әзерләнүне тизләтергә өндәде.

«Быел республика игенчеләре алдына чәчү кампаниясен уздыру чорында алдынгы технологияләрне куллану бурычы куелган. Нурлат районы язгы кыр эшләренә  беренчеләрдән булып чыгачак. Башка районнар сезгә тигезләшәчәк. Шуңа бәйле рәвештә дымлылыкны саклау һәм көзге культураларны тукландыру буенча эшләрне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга кирәк», – дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

Очрашу азагында ул аграрийларны язгы кыр эшәрен уздыруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International