Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү ысулларын тәкъдим иттеләр

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

4 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Федерация Советының Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органыннан вәкил Геннадий Емельянов җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искә төшерә, 2020 елның 1 гыйнварыннан «Органик продукция турында» 03.08.2018 № 280-ФЗ федераль закон үз көченә кергән иде. Шуңа күрә бүген авыл хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү проблемаларын хәл итү мәсьәләләре бик актуаль булып кала. Аеруча кошчылык фабрикаларының һәм фермаларының калдыкларын эшкәртү проблемаларына игътибар бирелә. Россиядә 600дән артык кошчылык фермасы бар, аларда тәүлеккә 300 тоннадан артык тавык тизәге барлыккаа килә. Мәс., Татарстан Республикасында «Чаллы-Бройлер» агрокөч» холдингында гына да ел саен 96 мең тонна тавык тизәге утильләштерелә. Шуңа күрә кошчылык фабрикалары калдыкларын эшкәртү проблемасы җитештерүчеләрнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып кала.

Кунаклар тирес һәм башка авыл хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү буенча проектлар тәкъдим иттеләр. Күрсәтелгән җайланма тәүлеккә 30 тонна эшкәртергә сәләтле. Утильләштерелгән калдыклардан арзанлы һәм югары сыйфатлы органик ашлама һәм хайваннар өчен азык алына.

«Бүгенгә тавык тизәген утильләштерү проблемасы бар. Үзебезнең структуралар белән бергәләп без бу юнәлештә эшли башладык. «РАЦИН» АҖ структурасында без барлык кошчылык фабрикаларында очрашулар уздырдык, проблемаларны билгеләдек, алар буенча контроль органнары белән фикер алыштык. Төп мәсьәлә – тавык тизәген урнаштыру проблемасын концептуаль хәл итәргә кирәк. Ягъни өсте ябык мәйданчыклар белән инфраструктур проектлар булырга тиеш», – диде Наил Залаков.

«Алга таба бергәләп конструктив эшләргә тәкъдим итәм. Проблема бик актуаль һәм аны хәл итәргә кирәк», – дип, нәтиҗә ясады Геннадий Емельянов.

Бу проектларны җентекләп өйрәнүне дәвам итү өчен аерым эшче төркемнәр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International