Район хәбәрләре: Баулы районы игенчеләре язгы чәчүгә әзер

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

4 мартта Баулы районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать  Таһирҗанов катнашында җирле хуҗалыкларның быелгы язгы кыр эшләренә әзерләнүе буенча киңәшмә узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре язгы кыр эшләренә әзерлек, орлыклар белән тәэмин ителеш, тупланган ашламалар күләме, чәчү мәйданчыклары структурасы, үсемлекләрне яклау чаралары, шулай ук техниканың торышы һәм ягулык-майлау материаллары турында сөйләделәр.

Киңәшмәдә минераль ашламалар мәсьәләсенә аерым тукталдылар. «Үсемлек тә, кешеләр кебек үк, тукландыруга мохтаҗ. Барлык культураларга азот, фосфор, калий һәм башка туклыклы матдәләр кирәк», – дип, билгеләп үтте Баулы районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Галиуллин.

Министр урынбасары хезммәт шартларын яңарту зарурлыгына игътибар юнәлтте. Моның өчен Татарстан аграрийларының бөтен мөмкинлекләре бар, аларны кулланырга гына кирәк, диде ул. Шулай итеп кенә авыл хуҗалыгына яшь белгечләр җәлеп итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Очрашу азагында ул аграрийларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының язгы кыр эшәрен уздыруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International